Тәкълимә апа инде күптәннән урын өстендә иде
Кичә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа якты дөньядан китеп барды. Җырчы якын кешесе белән социаль челтәрләрдә дә хушлаша. «Инәй, бәхил бул», – дип язган ул «ВКонтакте» челтәрендә.
Тәкълимә апа инде күптәннән урын өстендә иде. Аны икенче улы Рафил Фәтхетдинов гаиләсе тәрбияләде.
Җырчының төркемен карап баручы дуслары Салават Фәтхетдиновның кайгысын уртаклашкан.
Чыганак: Интертат
Нет комментариев