Төрмәдән качкан ир-атны эзлиләр
Бәла-каза

Төрмәдән качкан ир-атны эзлиләр

8 сентябрьдә чыгып киткән

Башкортстанда Мәләвез шәһәрендәге колония-поселениедән 8 сентябрьдә чыгып качкан Нестеров Александр Юрьевичны эзлиләр. Ул 1983 елда Краснодарда туган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ир-ат караклык өчен хөкем ителгән. Сак астына алганга кадәр Тамбов өлкәсендә яшәгән.

Аның битендә 5 см чамасы озынлыктагы җөй бар, кара кепка, хаки төсле куртка, кара кофта, яшел чалбар, кара ботинка кигән.

Бу кеше турында белешмәсе булучыларга шалтырату өчен телефон номерлары:

8 (347) 250-64-21, 8-917-35-37-733, 8-927-089-20-85.

Чыганак


Нет комментариев