Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Тикшерүчеләр Казан янында баткан теплоход хуҗасын эзли

Су төбенә киткән судноның хуҗасы Михаил Морозов булуы ачыкланган

Тикшерүчеләр узган ялларда Казан янында баткан теплоход хуҗасын эзли. Бу хакта елга сәфәрен оештыручы Владимир Казаковка чик кую чарасын сайлау вакытында билгеле булды.

Су төбенә киткән судноның хуҗасы Михаил Морозов булуы ачыкланган. Фаҗигадән соң ир-ат юкка чыккан, тикшерүчеләр аны 10 июльдән бирле эзли.

Исегезгә төшерәбез, 10 июльдә Иделдә Аракчино яныннан ерак түгел урында теплоход батты. Бортта 28 кеше булган. Аларны көймәдә ял итүчеләр һәм узып бара торган баржа коткарган.

Бу хәлдән соң тикшерүчеләр сәфәрне оештырган Владимир Казаковны тоткарлады. Хәзерге вакытта Казанның Мәскәү район судында чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев