Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Татарстанда участок мастеры фермада төзелеш эшләре вакытында һәлак булган

Мастерның башында каскасы булмаган

Фаҗига кичә иртән Актаныш районының Чишмә авылында булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, фермада төзелеш эшләре алып барган вакытта 50 яшьлек участок мастеры һәлак булган.

Ачыкланганча, ул ферманың нигезе өчен казылган канауга төшеп, анда эшчеләргә тиешле күрсәтмәләр биргән. Шуннан соң өскә күтәрелгән вакытта ычкынып китеп, бетон түшәлгән канауга егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат хастаханәдә үлгән.

Шунысын да искәртик: мастерның башында каскасы булмаган, аягына сланцы кигән, канауда исә өскә менү өчен баскыч куелмаган булган.

«Төзелеш эшләре алып барган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев