72 кеше җәрәхәтләнгән
25еннән 31 августка кадәр Татарстанда 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 8 кеше үлгән, 72 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Үткән атна белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре 5 фактка кимегән, һәлак булучылар — 2 кешегә, яралылар — 4 кешегә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев