Татарстанда инде ике атна дәвамында югалган ир-атны эзлиләр
Бәла-каза

Татарстанда инде ике атна дәвамында югалган ир-атны эзлиләр

Аңа 25 яшь

Татарстанда ике атнага якын югалган 25 яшьлек ир-атны эзлиләр. Бу хакта "Лиза Алерт" отряды волонтерлары хәбәр итә.

Рамил Рәшит улы Вафин Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында юкка чыккан, соңгы тапкыр аны 5 гыйнварда күргәннәр. 25 яшьлек ир-ат куе зәңгәр куртка, кара спорт чалбары, кара төстәге ботинка һәм шундый ук төстәге шапка кигән булган. Буе - 180 сантиметр, коңгырт-сары чәчле һәм яшел күзле.

Ир-атның кайда булуын белүчеләрне яки аны күрүчеләрне 112 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Тулырак:


Нет комментариев