Татарстанда елга өстендә бозда йоклап киткән исерек балыкчыны коткарганнар
Бәла-каза

Татарстанда елга өстендә бозда йоклап киткән исерек балыкчыны коткарганнар

Аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар

Казанда исерек балыкчыны коткарганнар. Ул елгада боз өстендә йоклап киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казансу елгасының «Ривьера» һәм Кремль яр буе арасындагы бозда ир-ат ятуы турында хәбәр килгән.

Шаһитлар сүзләренчә, балыкчы йоклап киткән, аны уятып һәм яр буена алып чыгып булмаган.

Чакыру буенча килгән 2нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре ярдан 150 метр ераклыкта 56 яшьлек исерек ир-атны тапкан. Коткаручылар аны ярга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган. 

Чыганак


Нет комментариев