17 яшьлек кыз югалган
Яшел Үзәндә берничә тәүлек буе 17 яшьлек кызны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзтабарлар отрядының социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта мәгълүмат чыкты, дип яза Татар-информ.
Кыз 24 апрельдә югалган. Шул вакыттан бирле аның кайда икәнлеге билгесез.
Кызның буе 180 сантиметр тирәсе, аксыл чәчле, зәңгәр күзле. Куе кызыл төстәге свитер, кара чалбар кигән, үзе белән кара рюкзак алган.
Нет комментариев