Татарстанда 16 яшьлек кыз суррогат алкоголь белән агуланып үлгән
Бәла-каза

Татарстанда 16 яшьлек кыз суррогат алкоголь белән агуланып үлгән

Шәһәрдә яшүсмерләр арасында суррогат алкоголь белән агулану очраклары ешайган

Казанда ялган спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары ешайган. Иң аянычы -з ыян күрүчеләрнең күп өлешен 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары тәшкил итә. Узган ел Казанда 28 яшүсмер суррогат хәмер белән агуланса, быел агуланучылар саны 42 кешегә җиткән, ә алда безне Яңа ел бәйрәмнәре көтә. 

«Иң куркынычы-балалар һәм яшүсмерләр өчен агулану олылар белән чагыштырганда күпкә авыррак. Чөнки организм әле сакланмаган һәм алкогольгә каршы торырга әзер түгел. Балаларның хәмер куллануы үлемгә кадәр барып җитәргә мөмкин», - диде Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев