Соңгы вакытта коры үлән яну очраклары арткан
Бәла-каза

Соңгы вакытта коры үлән яну очраклары арткан

Очкыннан ялкын кабына

Үлән яну очраклары безнең районда да бар. Бу хакта һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары турында күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат ШӘЙДУЛЛИН сөйли. 

–    Айрат Разакович, коры үлән яну очраклары кайсы авыл җирлекләрендә булды һәм төп сәбәбе нидә? 
–    Озакка сузылган коры һава торышы халык өчен бик рәхәт булса да, безнең өчен бик үк кулай түгел. Чөнки республика буенча коры үлән яну очраклары көн саен булып тора. Узган атнада Яшел Үзәндә үлән яну нәтиҗәсендә урманда янгын чыккан. Быел безнең районда Исәнбай, Барҗы-Умга, Әгерҗенең элеккеге Совхоз территориясендә үлән яну очраклары теркәлде. Узган ел Уразайда, быел ел башында Яңа Акхуҗада саламны законсыз яндыру очраклары булды. Бүгенге көнгә гаеплеләрнең барысы да җаваплылыкка тартылды. 

–    Янгын чыганакларын ничек беләсез?
–    Бу очракта космик спутник ярдәмгә килә. Янгын куркынычсызлыгын космостан күзәтү системасы берничә ел кулланыла инде. Янгын чыганагын табу белән спутник аның координаталарын билгели һәм безгә юллый. Шулай ук халыкның уяу булуы да ярдәмгә килә. Әйтик, Совхоз-2дә  үлән януы турында анда яшәүчеләр үзвакытында хәбәр иттеләр. 

–    Ут кабынып китмәсен өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
–    Иң элек җир участоклары хуҗаларына мөрәҗәгать итәсем килә. Пай җиреме ул, арендага алган җирләрме – әгәр сезнең милектә икән, аларда үскән үләнне вакытында чабып торырга кирәк. Участокларда коры үлән калырга тиеш түгел. Шәхси йортлар, пай җирләре хуҗаларының, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыкларының үз җирләрен, муниципалитет участокларын  даими контрольдә тотулары да мөһим. Әгәр аларда үлән яна икән (сезнең гаеп белән булмаса да), административ җаваплылыкка алар тартылачак. Әгәр әлеге участокта үлән яну нәтиҗәсендә торак йортка ут капса, җинаять җаваплылыгы яный. Үләнен чабудан тыш, урманнарның читләрен сөрү, ягъни минерализацияләү тасмаларын яңарту турында да онытмска кирәк. 

–    Участокларны мобиль кушымта ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә контрольдә тотарга да була бит хәзер...
–    Әйе, бу, чыннан да, шулай. Оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башыкларына телефоннарында “Термонокта” (“Термоточка”) дип аталган мобиль кушымта урнаштырырга киңәш итәбез. Бу участоклардагы хәлне күзәтеп торырга, янгын чыккан очракта шунда ук белергә мөмкинлек бирә.
Онытмагыз: кечкенә генә очкыннан да ут кабынырга мөмкин. Уяу булыгыз! 

Фото Әгерҗе районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсеннән алынды    
 


Нет комментариев