Республикада биш көн элек югалган яшүсмер кызны эзлиләр (ФОТО)
Бәла-каза

Республикада биш көн элек югалган яшүсмер кызны эзлиләр (ФОТО)

Кыз кара чәчле, коңгырт күзле, буе – 160 см

17 яшьлек кызның югалуы турындагы хәбәр «Лиза Алерт» эзләү отрядының социаль челтәрдәге рәсми битендә чыкты.

Кызның 19 августта Биектау авылында югалганы билгеле. Шуннан бирле аның кайда булуы турында хәбәр юк.

Кыз кара чәчле, коңгырт күзле, буе – 160 см. Зәңгәр футболка, кара чалбар, зәңгәр аяк киеме кигән булган. Үзе белән кечкенә сумкасы да булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га кызны эзләү баруын расладылар.

Агентлыкка чыганактан билгеле булганча, кызның элегрәк тә өйдән чыгып киткәне булган.

Чыганак 


Нет комментариев