Аңа хөкем карары чыкты
Райондашыбызга банк счетыннан акча урлаган өчен хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә район суды матбугат хезмәте.
Әгерҗе районында яшәүче бер ир зыян күрүченең югалган кәрәзле телефоны аша банк счетыннан күчерү юлы белән акча урлаган өчен хөкем ителгән. Аңа 1 ел 6 айга махсус режимлы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү билгеләнгән.
Хөкем карары үз көченә кермәгән.
Нет комментариев