Тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый
11 февраль иртәсендә Чаллыдагы «ТатАгроЛизинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең җитештерү цехында фаҗига була.
31 яшьлек эшче пилмән ясау аппаратын чистарта башлый. Әмма кыргыч кулланасы урынга ул эшләп торган механизмга кулы белән кереп китә. Шулай итеп эшче кулын өздерә.
Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
Нет комментариев