Өч автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Бәла-каза

Өч автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Һәлакәт видеосы социаль челтәрләрдә чыкты

Казанның 10нчы микрорайонында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

«Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе төп юлдан бара торган каршеринг автомобиленә юл бирмәгән, шуннан соң ул йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән «Лада» йөртүчесен хастаханәгә салганнар.

 


Нет комментариев