Интернетта видео таралды
Башкортстанда «Ирәмәл» табигый паркы территориясендә урман янгыннары котыра. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Белорет һәм Учалы районнары чигендә урман янгыннары видеосын туризм буенча эксперт Рина Гринбер социаль челтәргә куйган.
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, соңгы тәүлектә 41,91 гектар мәйданда өч урман янгыны теркәлгән.
Моңа кадәр янгын куркыныч булу сәбәпле, «Ирәмәл» табигый паркына 4 июньгә кадәр керү тыелган иде, диелә хәбәрдә.
Фото: видеодан скриншот
Нет комментариев