Ковидлылар хастаханәсендә янгын чыгып, биш кеше һәлак булган
Бәла-каза

Ковидлылар хастаханәсендә янгын чыгып, биш кеше һәлак булган

6 сын коткарып кала алганнар

Һиндстанда коронавируслы пациентларны дәвалый торган хастаханәдә янгын чыккан. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, дип яза "Известия".

Янгын интенсив терапия бүлегендә чыккан. Анда 11 пациент булган, 6 сын коткарып кала алганнар. 

Янгынны хастаханәдә эшләүчеләр үзләре сүндергән. Калган дәваланучыларны башка медицина учреждениеләренә күчергәннәр. 

Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - кыска ялганыш. Әлегә тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә. 

Чыганак


Нет комментариев