Коену сезоны башланганнан бирле республикада 57 кеше батып үлгән
Бәла-каза

Коену сезоны башланганнан бирле республикада 57 кеше батып үлгән

Шуларның 8е-балалар

Коену сезоны башланганнан бирле, Татарстанда суда 70 фаҗига булган, аларда 57 кеше батып үлгән. Шул ук вакытта аларның 8е – балалар, дип хәбәр иттеләр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Бу чорда суда батучы 50 кеше, шул исәптән 3 бала коткарылды», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев