Хастаханәдә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән
Бәла-каза

Хастаханәдә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән

Хатыны һәм балалары белән килгән

Казанда Республика клиник хастаханәсендә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хастаханә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республика клиник хастаханәсенә башы имгәнгән ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул хастаханәгә хатыны һәм балалары белән килгән.

«Кабул итү бүлегендә ир-ат табиблар белән ачуланыша башлаган. Ул нейрохирургка һәм бүлек мөдиренә суккан. Ир-ат теркәү урынында мониторны ваткан», — дип сөйләделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.

Агентлыкка билгеле булганча, медицина хезмәткәрләре «хәвеф төймәсе»нә баскан һәм хастаханәгә Росгвардия белән полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзер ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре бу хәлгә ачыклык кертә.

Ир-атка 40 яшь, ул исерек булган. 

Чыганак


Нет комментариев