Казанда 200 йорт су астында калган
Бәла-каза

Казанда 200 йорт су астында калган

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан

Биредә яшәүчеләр сүзенчә, бистә администрациясе су басуга карата булган мөрәҗәгатьләргә бары тик 18 сәгатьтән соң гына җавап биргән.

8 апрель кичендә Казанның «Озерная Долина» бистәсен су баскан. Җирле халык сүзләренчә, бистә администрациясе моңа төнге 01:00дә - 18 сәгатьтән соң җавап биргән. Ләкин аларның гамәлләреннән, кешеләр белдерүенчә, су арта гына башлаган. Гадәттән тыш хәл Урыссу урамында булган. Халык әйтүенчә, 200 йорт су астында калган.

Фото: видеодан скриншот

Тулырак:


Нет комментариев