Урынга коткаручылар килеп җиткән
Татарстанда мәктәп автобусы KIA белән бәрелешкәннән соң юл читенә төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке дүртенчеләр киткәч республиканың Саба районы Явлаштау авылында теркәлгән, дип яза Татар-информ.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә мәктәп автобусы һәм KIA автомобиле бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, автобус та, җиңел автомобиль дә юл читенә төшеп киткән.
«Бәхеткә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Урынга полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар килде. Алар автобусны юлга өстерәтеп чыгарды», - диде шаһитлар.
Нет комментариев