Ике көн элек югалган баланы тапканнар
Бәла-каза

Ике көн элек югалган баланы тапканнар

Аны полиция эзләде

Түбән Камада ике көн элек югалган укучы малайны тапканнар.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, баланы мәктәп янындагы бинада тапканнар. Малай шунда йоклаган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Камада укучы малайны эзлиләр, ул мәктәптән чыгып киткән һәм югалган. 


Нет комментариев