Ике атна элек приюттан югалган кызны эзләү дәвам итә
Бәла-каза

Ике атна элек приюттан югалган кызны эзләү дәвам итә

Үтерелгән дип шикләнәләр

Татарстанда ике атна элек балалар йортыннан югалган кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Билгеле булганча, 17 яшьлек кыз Чистай балалар йортыннан якшәмбе көнне, 6 декабрьдә, үк киткән. Әлегә кадәр баланың кайда булуы билгеле түгел. 

Кызга карап торышка 17-20 яшь, буе 175-185 см, ябык, кара озын чәчле, коңгырт күзле. Кызның өстендә кара төстәге ир-атлар курткасы, кара шапка, ачык төстәге күлмәк, аягында - кроссовка. Үзе белән кесә телефоны да бар.

Балалар йортында тәрбияләнүче кызның юкка чыгу факты буенча «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызның кайда булуы белүчеләргә 8-843-221-74-21, 8-843-237-78-48 телефоннары буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Чыганак


Нет комментариев