Җиңел автомобиль елгага төшкән, бер кеше һәлак булган
Бәла-каза

Җиңел автомобиль елгага төшкән, бер кеше һәлак булган

Машина йөртүче йөзеп чыга алган

Башкортстанның Күгәрчен районында машина Ык елгасына төшкән. Машина йөртүче йөзеп чыга алган, пассажир һәлак булган.

Күгәрчен районының Новопетровское авылында «Volkswagen Polo» автомобиле Ык елгасына төшкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1960 елда туган пассажир һәлак булган. Шофер йөзеп чыккан. Вакыйга урынында Башкортостан буенча Россия ГТХМ Баш идаресе хезмәткәрләре, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев