Бәхеткә, корбаннар юк
5 ноябрь кичендә, кичке сәгать 18дә янгын частенә Әгерҗенең бер йортында янгын турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче фатир ут белән камап алынган була. Бәхеткә, корбаннар юк: гадәттән тыш хәл вакытында фатир хуҗабикәсе өйдә булмаган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе-төзек булмаган электр үткәргече.
Нет комментариев