Әгерҗедә ике атна буе югалган егетне эзлиләр
Бәла-каза

Әгерҗедә ике атна буе югалган егетне эзлиләр

Туганнары чаң суга

Әгерҗе районында 2000 елгы Денисны эзлиләр. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Егет 25 майда өйдән чыгып киткән һәм шул вакыттан бирле аның кайда булуы билгесез. Ул Ижауга киткән дип фаразлана.

Туганнары Денисның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләрне күрсәтелгән номерларга шалтыратуларын сорый.


Нет комментариев