Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Әгерҗедә 35 яшьлек ир-ат наркотиклар саклаган өчен хөкем ителде

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы 35 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд ир-атны РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау) гаепле дип тапкан.

2021 елның 13 сентябрендә тәртип сакчылары ирне тоткарлый, аның фатирында алар 21 граммнан артык «каннабис» наркотик чарасын табып ала.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

Суд гаеплене 160 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән.

Суд карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Әгерҗе районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев