Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Әгерҗедә 1 группа инвалидны чак үтермәгәннәр

Җинаять һәм җәза

Әгерҗе районы прокуратурасы җирле 38 яшьлек ханыма карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Судта билгеләнгәнчә, 2021 елның 30 июнендә кичке сәгать 9лар тирәсендә гражданка И. исерек хәлдә күпфатирлы йортның баскыч мәйданчыгында бер сәбәпсез үзенең күршесе – беренче группа инвалидка пычак тери һәм үтерү белән яный.

Сәламәтлеге буенча ярдәмгә мохтаҗ зыян күрүче моны үз тормышына янау буларак кабул итә. 

Хөкем ителүче үз гаебен таный. Суд аңа 250 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде. 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә район прокуратурасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев