Әгерҗе районында чираттагы куркыныч юл-транспорт һәлакәте булды
Бәла-каза

Әгерҗе районында чираттагы куркыныч юл-транспорт һәлакәте булды

Өч кеше зыян күргән

Машина бозлавык юлдан кюветка очкан, өч кеше тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгына авария шаһитлары.

Һәлакәт бүген иртән Кырынды авылы янында килеп чыккан. Машина әйләнеп капланган, нәтиҗәдә, бөтен корпуска зыян килгән.

Машинада булган өч кеше: машина йөртүче һәм ике пассажир зыян күргән. Аларның берсен Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - бозлавык юлда идарәне югалту.

Шушы көннәрдә генә "Әгерҗе хәбәрләре" Рус.Шаршадасы белән Наҗар арасындагы юлда җиңел машина йөртүчесе авариядә һәлак булган, дип язган иде.


Нет комментариев