Эт хуҗасы гаебен өлешчә генә таный
Чаллыда кыз баланың битен тешләгән эт хуҗасына суд булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Автошәһәрдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга карата «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, июнь ахырында «Электросеть» тукталышында 11 яшьлек кыз балага Америка акитасы нәселле эт һөҗүм иткән. Эт баланың битенә ябышкан. Этнең хуҗасы ашыгыч ярдәм чакырган һәм баланың әти-әнисенә шалтыраткан.
Балага ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хирурглар кызның битен өлешләп җыйган диярлек.
Соңрак этне хуҗасыннан алганнар һәм Чаллыда махсус приютка урнаштырганнар.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%B0%D0%BA%D0%B8%D1%82%D0%B0-%D0%B0%D0%BC%D0%B5%D1%80%D0%B8%D0%BA%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F-%D0%BE%D1%82%D0%BF%D1%83%D1%81%D0%BA-3186562/
Нет комментариев