Электропоезд 17 яшьлек укучыны бәрдергән
Бәла-каза

Электропоезд 17 яшьлек укучыны бәрдергән

Яшүсмер шунда ук вафат булган

Казанда «Ометьево — Вахитов» тимер юлының 21 чакырымда электропоезд 6 нчы кадет мәктәбенең 17 яшьлек укучысын бәрдерә. 

«Яшүсмер Казанга барган электр поезды аны бәрдергәндә, юлдан барган. Зыян күрүче алынган җәрәһәтләрдән шунда вафат булган», — дип яза ВТ.

Шунысы да билгеле, «ВКонтакте» сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, ул поездка бәрелгән чакта егет социаль челтәрдә кәрәзле телефон аша «утырган».


Нет комментариев