Ерткычның тәпи эзе - кечкенә түгел
Шәһәрдәшебез Әгерҗе районы урманнарында аю эзләренә юлыккан. Ир-ат гөмбәчеләргә урманга йөргәндә сак булырга чакыра.
Блогер һәм фотоаучы Равил Ибраһимов әлеге фотолары белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. Кадрларда күренгәнчә, ерткычның тәпи эзе - кечкенә түгел.
Комментарийларга караганда, бу Әгерҗе районында әлеге куркыныч ерткычлар белән очрашкан беренче очрак түгел.

Нет комментариев