Абыйсына пычак белән кадаган ир-атның үзен инсульт суккан
Бәла-каза

Абыйсына пычак белән кадаган ир-атның үзен инсульт суккан

Икесен дә хастаханәгә озатканнар

Татарстанның Балтач районында абыйлы-энеле ике ир-атны, кәеф-сафа корып утырганнан соң, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Татар-информга Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Узган ялларда Югары Субаш авылында абыйлы-энеле ир-ат арасында, кәеф-сафа корып утырганда, низаг чыккан.

Нәтиҗәдә, 29 яшьлек ир-ат 32 яшьлек абыйсына пычак белән кадаган.

Аларның икесен дә (берсен – пычак ярасы, икенчесен инсульт белән) хастаханәгә озатканнар.

 


Нет комментариев