35 яшьлек иж-бубыйлы ялган «права» кулланган
Бәла-каза

35 яшьлек иж-бубыйлы ялган «права» кулланган

Суд аңа өч айга иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләгән

Әгерҗе районы прокуратурасы ялган документтан файдаланган 35 яшьлек иж-бубыйлыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. 

Материаллардан билгеле булганча, гаепләнүче Мазда 3 автомобиле белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза.

Әгерҗедәге урамнарның берсендә аны юл-патруль хезмәте инспекторы туктата. Тикшерү барышында җинаятьче ялган машина йөртү таныклыгы күрсәтә. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аңа өч айга иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләгән. Суд карары үз көченә кергән. Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.


Нет комментариев