30 пассажир утырган самолет елгага төшкән
Бәла-каза

30 пассажир утырган самолет елгага төшкән

Бәхеткә, зыян күрүче юк

Ан-24 пассажир очкычы очыш полосасы зонасыннан читкә төшкән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Якутскидан килүче очкыч Якутиянең Зырянка аэропортына төшәргә керә, әмма очыш юлының уң ягында урнашкан Колыма елгасына төшеп утыра.

Һава судносында 30 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге вакыйганың сәбәбе – экипажның һава судносы белән идарә итүдә хата җибәрүе.


Нет комментариев