Яшь армиячеләр – “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарында
Мәгариф

Яшь армиячеләр – “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарында

Ринат Шакиров җитәкчелегендәге 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре Казанда хәрби-спорт уеннарының республика этабында район данын якладылар.

Яшь армиячеләр 14 спорт төре буенча осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, безнекеләр 16 команда арасында 9нчы урын алдылар. Пейнтболда – беренче, винтовкадан атуда – өченче, гәүдәне идәнгә горизонталь тоткан килеш кулларны бөгү һәм турайтуда кызлар өченче урында. Винтовкадан атуда Вадим Самойлович беренче урын яулады. 


Нет комментариев