Эльмира Зиннәтуллина шәкертләре математика олимпиадаларында алты призлы урынга ия
Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары математикадан олимпиадаларда матур уңышларга ирешкәннәр.
Менделеев шәһәрендә узган республика олимпиадаларында 3 сыйныф укучылары Гөлнара Исмоилова, Рамзан Маннапов ике ел рәттән призер булганнар.
(3 ләрнең 3 әр призер дипломы), 1 сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова да – ике тапкыр призер.
4 сыйныфтан Данил Җиһангәрәев район олимпиадасында призлы урын алган.
Гөлнара Исмоилова- җиңүче.
– Болар барысы да соңгы ике елда укучыларым белән математикадан аеруча тырышып, өстәмә рәвештә шөгыльләнүләрнең нәтиҗәсе. Алга таба да сынатмауларын телим! – ди укытучылары Эльмира Зиннәтуллина.
Нет комментариев