Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов эшеннән киткән
Мәгариф

Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов эшеннән киткән

Имеш-мимешләр расланды

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үз вазыйфасыннан киткән. Министрлык башлыгы булып ул өч елга якын эшләгән. Борһановның отставкага китүе турындагы имеш-мимешләр берничә атна элек барлыкка килгән иде.

Элеккеге министрның яңа эш урыны булып Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе торырга мөмкин.

Борһанов Энгель Фәттахов киткәннән соң 2017 елның 4 декабрендә премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры булды. Ул төрле елларда Казан башкарма комитеты җитәкчесе (2005-2010 еллар), Татарстанның спорт һәм туризм министры (2010-2014 еллар) вазифаларын башкарды. Татарстан Дәүләт Советына икенче һәм бишенче чакырылыш депутаты, Казан шәһәр думасы депутаты итеп сайланды.

Чыганак


Нет комментариев