Студентларның кышкы сессиясе булачакмы?
Мәгариф

Студентларның кышкы сессиясе булачакмы?

Дистанцион форматта үткәрергә тәкъдим ителгән

Коронавирус пандемиясе аркасында Россиянең югары уку йортларында кышкы сессияне бөтенләй үткәрмәү турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми.

Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков әйтте.

“Кышкы сессия булачак. Ә менә аның ничек үткәрелүе - икенче мәсьәлә”, - ди министр.

Министрлык боерыгы нигезендә, кышкы сессияне дистанцион форматта үткәрергә тәкъдим ителгән.

Чыганак

 


Нет комментариев