Салагыш мәктәбендә татар теле укытучылары өчен семинар һәм “Нәүрүз“ бәйрәме узды
Мәгариф

Салагыш мәктәбендә татар теле укытучылары өчен семинар һәм “Нәүрүз“ бәйрәме узды

Бүген Салагыш мәктәбендә татар мәктәпләре мөгаллимнәре өчен семинар узды.

Биредә укучыларны татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларына ничек әзерләү турында фикер алышу булды. Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләренең тәҗрибәле укытучылары Эльмира Рәсүлева һәм Гөлназ Хуҗина үзләренең эш алымнары турында сөйләделәр. Әлеге мөгаллимнәр әзерләгән укучылар ел саен республика олимпиадаларында җиңү яулыйлар. Быел, мәсәлән, Исәнбайдан Ралинә Хәбирова – җиңүче, шушы ук мәктәптән Илүзә Нәгыймова һәм КадыбаштанАйгөл Мулланурова призер булдылар.

Аннан соң Салагыш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Нәүрүз“ бәйрәмен күрсәттеләр. Алар кунакларны төрки халыкларның йолалары белән таныштырдылар. Бу көнне мөгаллимнәр Салагыш музеенда да булдылар.


Нет комментариев