Салагыш мәктәбендә бердәмләшеп эшлиләр
Мәгариф

Салагыш мәктәбендә бердәмләшеп эшлиләр

Тәрбия эше бит ул өзлексез

Эшләгән эш урыны чиста, тәртип булганда гына эшкә килү күңел күтәренкелеге өсти. Безнең Салагыш мәктәбендә бу мәсьәләгә җитди караш. Иртән эшкә килгәндә тәртип белән чабылган, себерелгән юлдан атлыйсың. Мәктәп яны биләмәсен Мирсаяпов Миңнегали җитәкчелегендәге каравылчылар ел әйләнә тәртиптә тота. Мәктәп тирәсендәге шушы торыш, коридор һәм сыйныф бүлмәләренең матурлыгы үзенә тартып тора.

Тәрбия эше бит ул өзлексез, дәвамчанлыкны таләп итә. Киләчәк буынга өлкәннәрнең эше дә үрнәк. Яңа уку елын башлап җибәрү өчен коллектив бердәм эшли. Һәр укытучы сыйныф бүлмәсендә үз хисабына ремонт эшләрен төгәлләде. Укыту барышында туклану өчен хатын-кыз техник хезмәткәрләр яшелчә үстерә. Хәзерге вакытта мәктәп бакчасыннан җыелган җиләк-җимешләрдән һәр укытучы үзенең тәмле рецептын кулланып кайнатма ясап алып килә.

Яз көне мәктәптә укулар тукталып торганда да мәктәп тирәсендә эш дәвам итте. Мәктәп алдында 150 метр озынлыгындагы яңа койма тотылды. Башлап йөрүче Ильсон Рафикович булса, эшне башкаручылар:укытучы Булатов Фәрит һәм Гайнуллин Рифат; техник хезмәткәрләр: Габдрахманов Рәшит, Нуриев Шәфкать, Бариев Ленар, Зарипов Ильфатлар зур тырышлык күрсәттеләр. Эш өчен Мухамадиев Мансур һәм Мухамадиев Марат 60 меңлек такта материалы белән ярдәм иттеләр. Мәктәп белән һәрдаим элемтәдә, ярдәмләшеп торалар. Койма өчен калган кирәк-яракны алуда укытучылар коллективы һәм эшмәкәр Гафуров Фәрит үз өлешен кертте.

Өлкән укытучы буларак шушы язмам белән коллективның бердәм эшләвенә, мәктәп өчен үз өлешләрен кертүче авылдашларга рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә дэ бердәм булып, яшәү ямен югалтмыйча яшик, дип яза Нуриева Ф.Б.


Нет комментариев