Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын унике укучы югары балларга тапшырды
Мәгариф

Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын унике укучы югары балларга тапшырды

Шуның берсе – 2нче мәктәптән Татьяна Шутова 100 балл җыйды

Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле. Районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар арасында 12се 90нан югарырак балл җыйды.

Менә алар: 1нче гимназиядән Камилла Саргсян – 95, 4нче мәктәптән Адель Ниматов – 95, Венера Садыйкова – 91, 2нче мәктәптән Мария Рябкова – 97, Мария Кучумова – 93, Аделина Шәймәрданова – 93, Исәнбай мәктәбеннән Энҗе Латыйпова – 95, Ралинә Хәбирова – 93, Камилә Ганиева – 91, Сарсак-Омга лицееннан Екатерина Маркитонова – 97, Кадыбаштан Рушан Закиров 95 балл ияләре. 

Ә 2нче мәктәптән Татьяна Шутова – 100 балл иясе. Укучыларны котлыйбыз! Аларны имтиханга әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт!


Нет комментариев