Педагоглар РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
Мәгариф

Педагоглар РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр

Мәгариф системасында озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен районыбызның бер төркем мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнделәр:

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән:

АРМАНШИНА Дания Дамир кызы – 9нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе.

ВАСИЛЬЕВА Галина Алексеевна – Сарсак-Омга лицееның химия һәм биология укытучысы.

РӘСҮЛЕВА Эльмира Рәис кызы – Кадыбаш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары.

ЮЗЫКАЕВА Лариса Зиновьевна – Бима мәктәбенең география укытучысы.

 


Нет комментариев