Мобиль Кванториум Әгерҗедә үз эшен төгәлләде
Мәгариф

Мобиль Кванториум Әгерҗедә үз эшен төгәлләде

140 укучы белем алды

Бу уку елына мобиль технопарк үз эшен төгәлләде. Исегезгә төшерәбез, мобиль Кванториумны Әгерҗе шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбендә каршы алдылар.

Балалар өчен дәресләр гео/аэро; IT/VR; сәнәгать/промдизайн; Хайтек юнәлешләре буенча узды.

Елына өч тапкыр, ике атна дәвамында укучылар иң заманча технологияләр белән таныштылар, алар ел дәвамында остазлар белән эшләгән проектларын якладылар. Барлыгы "Кванториум" мобиль технопаркында 140 укучы белем алды.

 


Нет комментариев