Ничек укыйбыз, ничек ял итәбез?
РФ Мәгариф министрлыгы киләсе уку елына каникуллар графигын бастырып чыгарды. Расписание нигезендә, укулар 1 сентябрьдә башланып, 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Укучылар мәктәпкә кабат 9 ноябрьдә барачак һәм укулар 24 декабрьдә тәмамлана. Киләсе елга килгәндә, Яңа елдан соң укулар 11 гыйнвардан 24 мартка кадәр билгеләнгән.
Дүртенче чирек исә 5 апрельдә башланып, 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шул рәвешле, көзге каникуллар 8 көн булачак (1-8 ноябрь), кышкылары 17 көн (25 декабрь-10 гыйнвар), язгы каникуллар 8 көн (28 март-4 апрель).
Фото: архивтан
Нет комментариев