Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәп ашханәләрендә ризык салкын булган районнар аталды

Әгерҗедә ничек?

Минзәлә, Бөгелмә, Тукай, Мөслим, Чаллы, Казанда 18 мәктәп ашханәсендә балаларның өстәлендә әзер ризыкның суынган булуы ачыкланган.

Биектауда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Президиум утырышында балаларны кайнар ризык белән тукландыру турында фикер алышты.

«Балалар һәм ата-аналарның мәктәп ашханәләрендә салкын ризыкка, ризыкны ашап бетермәүгә зарлануларын ишетергә туры килә. Алар тикшерү барышында расланды», — диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, ризык бирү линиясендә суынган ризык Яр Чаллы, Бөгелмә районында, Казан, Түбән Камада ачыкланган. 

«Ризык суынуның сәбәбе — ризыкны иртә салып кую, я дәрес соң бетү, я ризык өләшү линияләрендә температураны киметү», — дип белдерде Авдонина.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев