Алар лицейның белем бирү шартлары белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар
Якташыбыз – Казан лицей-инженерлык үзәге директоры Венера Хәйретдинова чакыруы буенча Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләре укучылары һәм укытучылары әлеге уку йортына сәяхәт иттеләр.
Алар лицейның белем бирү шартлары белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, биредә эшләүче курчак театры спектаклен тамаша кылдылар. Укучыларга Казан буйлап сәяхәт тә оештырылды.
Хәзерге вакытта Әгерҗе районында әлеге лицейның төркемнәрен ачу буенча сөйләшүләр алып барыла.
Нет комментариев