Исәнбай укучысы һәм аның укытучысы – Казанда бүләкләү тантанасында
Мәгариф

Исәнбай укучысы һәм аның укытучысы – Казанда бүләкләү тантанасында

Ралинә Хәбирова биредә татар теле һәм әдәбиятыннан республика һәм Халыкара олимпиадаларда зур уңышка ирешкәне өчен бүләкләнә

Бүген Казанда – “Пирамида“ күңел ачу комплексында республика олимпиадалары җиңүчеләрен, бөтероссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге хөрмәтләү тантанасында Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ралинә Хәбирова һәм аның укытучысы Гөлназ Хуҗина да бүләкләнделәр. Аларга ТР мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Нет комментариев