Сынаулар 2нче мәктәптә узачак
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнары 3 июльдә башлана.
Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ уза. 6 һәм 7 июльдә – рус теле, 10 июльдә – профиль математика, 13 июльдә – тарих һәм физика, 16 июльдә – җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә биология һәм чит телләр буенча (язма өлеш) БДИ булачак. Чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше 22 һәм 23 июльгә планлаштырылган.
Сынау уздыру пункты итеп безнең районда 2нче мәктәп билгеләнгән.
Нет комментариев