Ул Минзәләдә мастер класс күрсәтте
Бүген "Иң яхшы татар теле укытучысы" республика конкурсының зона этабында 1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мурзина Гөлнара Фәритовна катнашты.
Ул Минзәлә шәһәренең гимназиясендә дәрес һәм мастер класс күрсәтте, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Жюри тарафыннан укытучының дәресе һәм мастер классы югары бәяәнде.
Гөлнара Фәритовнага, аны конкурска әзерләгән мәктәп методик берләшмәсенә, администрациягә рәхмәт җиткерәбез. Уңышлар телибез.
Нет комментариев