Әгерҗеләр өчен мәктәпкә әзерлек ничек үтә?
Мәгариф

Әгерҗеләр өчен мәктәпкә әзерлек ничек үтә?

Балалар түземсезлек белән яңа уку елы башлануын көтә

Озын-озакка сузылган үз-үзенне изоляцияләү, онлайн-форматта уку һәм җәйге каникуллардан соң, ниһаять, 1 сентябрь көнне мәктәпләр ишекләрен кабат ачачак. Яңа уку елы башлану уңаеннан, без Әгерҗедә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрергә булдык. Ата-аналар арасында мәктәпкә әзерлек процессы ничек узуын һәм аларның нинди суммага исәп тотуларын ачыкладык.

- Фёдорова Светлана:
"Бу уку елында улларым дуртенче һәм сигезенче сыйныфка бара. Балаларны уку елына әзерләү өчен акча янчыгын шактый селкетергә туры килә. Чыгымнарның төп өлешен кием-салым һәм аяк киеме сатып алу алып тора. Олысы да, кечкенәсе дә җәйге каникуллар вакытында бик нык буйга үстеләр, шуңа күрә мәктәп формасы, чалбар, жилетка, бер-ике алмаш күлмәк, шулай ук аяк киеме һәм рюкзаклар сатып алырга кирәк булачак. Балаларның урта сыйныфларда укуының бер уңай ягы бар: өйдә, узган елдан калган, чиста дәфтәрләр һәм мәктәптә кирәкле әсбаплар күп калды, алар белән бу уку елында да файдаланырга мөмкин. Әмма, шуны да билгеләп үтәсем килә, канцелярия товарларына бәяләр быел шактый арткан. Мәктәптә бирелә торган бушлай дәреслекләргә өстәп эш дәфтәрләре дә сатып аласы икәнен онытмаска кирәк. Исемлектәге әйберләрнең барысын да сатып алып өлгермәдек әле. Балалар җәйге каникулларын авылда уткәрделәр, аларның кайтуларың көтәм. Киләсе ял көннәрендә бергәләшеп кибетләргә чыгарбыз дип ниятлим. Ике укучыны әзерләүгә 15 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча тотарга исәп тотам".

-Харисова Альбина:
"Быел улым беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәпне сайлау мәсьәләсе турында озак уйламадык, инде күптән 3 нче мәктәпкә барырга карар кылдык. Беренчедән, мин үзем бу мәктәптә укып чыктым, икенчедән монда балаларны укыту һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган дип саныйм. Мәктәпкә җыену белән июнь аенда ук шөгыльләнә башладым, әкренләп кирәкле канцтоварлар, эш дәфтәрләре, технология һәм сынлы сәнгать папкаларын сатып алдым. Әлбәттә, яңа рюкзак алдык. Сыйныфтагы ата-аналар белән киңәшләшеп, балалар бердәм формадан йөрсеннәр дигән карарга килдек. Шуңа курә бертөсле жилет белән галстукларга заказ бирдек. Физкультура дәресләренә шулай ук спорт формасы һәм аяк киеме дә сатып алдым. Канцтоварлар, портфель, мәктәп һәм спорт формаларыннан тыш, яңа эш өстәле сатып алу да зур чыгымнарга китерде. Минемчә, баланың үз эш урыны булырга тиеш һәм бу яктан экономияләргә кирәкми. Шәхси тәҗрибәм буенча, беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләгәндә, чыгымнарның гомуми суммасы 10 мең сумнан да ким була алмый дип исәплим. Кечкенә генә киңәшем белән дә уртаклашам: барысын да берьюлы сатып алырга кирәк түгел, баштан ук аз-азлап сатып алып барсагыз, бу гаилә бюджетынабик сукмаячак".

-Александрова Светлана:
"Узган уку елы, үз-үзеңне изоляцияләү һәм дистанцион укыту белән бәйле рәвештә, шактый тиз тәмамланды. Минемчә, онлайн укытуның үз уңай һәм тискәре яклары бар иде. Әйтик, кайбер фәннәр буенча хәтта билгеләрне төзәтеп, уку елын бик яхшы тәмамлый алдык. Яңа уку елында безнең гаиләдә кызларыбыз алтынчы һәм сигезенче сыйныфларга укырга керәләр. Мәктәпкә әзерлек бик җиңел уза, чөнки бу эштә үз тәҗрибәбезне тупладык инде. Кирәкле әсбапларны, баштан ук - бәяләр артканчы, сатып алдык. Канцтоварлар 4 мең сумга төште. Күбесе узган уку елыннан калган иде. Әлбәттә, иң күп акча кием-салымга китте. Кызларга яңа мәктәп күлмәкләре, ике алъяпкыч, спорт формасы, алмаш аяк киеме сатып алдык. Июнь аенда бирелгән “путин акчасы”да бик таманга туры килде, калган әйберләрне шул акчаларга сатып алдык. Балалар мәктәпкә тулысынча әзер һәм инде түземсезлек белән яңа уку елы башлануын көтәләр".

Фото: архивтан
 


Нет комментариев